Дагыстанда коеп яуган яңгырлар кабат су басуга китергән
5 апрельгә каршы төндә коеп яуган яңгырлар Махачкалада һәм Дагыстанның кайбер муниципаль районнарында кабат су басуларга китергән, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.
Көчле яңгырлар нәтиҗәсендә юл участоклары һәм йорт яны территорияләре су астында калган. Махачкаланың түбәндә урнашкан районнарында хәл аеруча катлаулы, анда яңгыр канализациясе тулы куәтенә эшли.
Шулай ук берничә муниципаль берәмлектә шәхси йортларны һәм йорт яны участокларын су басуга бәйле яңа очраклар теркәлгән.
Төбәкнең ашыгыч хезмәтләре югары әзерлек режимына күчерелгән. Элегрәк синоптиклар Дагыстанда 4-6 апрельдә җилнең секундына 23 метрга кадәр көчәюе һәм көчле явым-төшемнәр көтелү турында кисәткән иде.