Түбән Новгород өлкәсендә пилотсыз очкыч ватыклары «Лукойл» объектларына зыян китергән
Түбән Новгород өлкәсендә пилотсыз очкыч ватыклары төшү нәтиҗәсендә «Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез»ның ике объекты һәм Новогорьковская җылылык электр үзәге зыян күргән. Бу хакта губернатор Глеб Никитин хәбәр итте.
Төнлә һава һөҗүменнән саклану системасы Кстово районы сәнәгать зонасында дошманның 30 пилотсыз очкычы һөҗүмен кире кайтарды. Дрон ватыклары төшү нәтиҗәсендә «Лукойл-Нижегороднефтеоргсинтез» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенең ике объектында янгын чыккан. Янгынны сүндергәннәр. Шулай ук Новогорьковская җылылык электр үзәге, берничә торак йорт һәм йорт яны участоклары зыян күргән», - дип язган губернатор үз каналында.
Якынча мәгълүматлар буенча, зыян күрүчеләр юк.