Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә яшь парлар өчен «Бергә бәхетле» проектына старт бирелде

Әлмәттә популяр «Бергә бәхетле» шәһәр проектының өченче этабы старт алды. Гаилә институтын ныгытуга һәм яшь парларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән инициатива рәсми никахлашу тантанасын яңадан якты вакыйгага һәм актив уртак ял башлануга әйләндерә. Бу хакта «Әлмәт» сайты хәбәр итә.

Проект «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында тормышка ашырыла һәм никахлашу институтын ныгытырга, никахлашуның беренче көнен тагын да истә калырлык итәргә тиеш. Кияү белән кәләш өчен махсус тантана әзерләнгән: рәсми теркәлүдән соң ук яшь гаиләләр йөрәк формасында ясалган символик лабиринт узалар, үзләренең «бәхет формуласын» төзиләр һәм, уртак киләчәкне фаразлап, теләкләр агачына тасмалар бәйлиләр.

Парларга 8 сертификат тапшыру төп бүләк була, алар төрле ял итү өчен мөмкинлекләр ача. Программа яшь ир белән хатынга шәһәрнең мәдәни, спорт һәм күңел ачу чараларына бушлай йөрергә мөмкинлек бирә, бу уртак мавыгулар формалаштыруга ярдәм итә.

Проект гамәлдә булган дәвердә ул үзенең кирәклеген исбатлады. Узган ел гына да «Бергә бәхетле» өлеше булу мөмкинлегеннән 800 дән артык пар файдаланды. Агымдагы сезонда проект көчәя генә бара — 20дән артык гаилә сертификатлар алды инде.

Инициатива федераль дәрәҗәдә дә югары бәя алды. 2024 елдан гамәлгә ашырыла торган программа «Балалар өчен шәһәрләр 2025» бөтенроссия конкурсында билгеләп үтелде. «Барысы да гаиләдән башлана» номинациясендә проект үзенең нәтиҗәлелеген һәм шәһәр җәмәгатьчелеге өчен әһәмиятен раслап, мактаулы 1 урынны алды.

Оештыручылар ассызыклаганча, «Бергә бәхетле» проекты кысаларында сертификатлар агымдагы ел ахырына кадәр яңа өйләнешүчеләргә бүләк ителәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus