2026 елда Татарстанда сабан чәчүе 1,7 млн гектар мәйданда башкарылачак
Татарстанда 2026 елда язгы чәчүне 1,7 млн гектар мәйданда уздыру планлаштырыла. Язгы кыр эшләренә әзерлек турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы Рәисе матбугат хезмәте.
Киңәшмәне Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты.
Агымдагы атнада тугыз район хуҗалыклары чәчүлекләрне тукландыруга керештеләр. Бүгенгә 1 323 га көзге культуралар һәм 595 га күпьеллык үләннәр эшкәртелгән. Уңышны кыска вакыт эчендә саклап калу өчен 485 мең га уҗым культураларын һәм 309 мең га күпьеллык үләннәрне тукландырырга кирәк булачак. Көн саен 40 мең гектарда эш 20 көнгә якын дәвам итәчәк.
Агымдагы ел уңышы өчен аграрийлар 395 мең тонна минераль ашлама сатып алганнар, бу гектарга уртача 67,7 кг тәшкил итә. Соңгы ике атнада өстәмә рәвештә 49 мең тонна ашлама сатып алынган.
Бөртекле сабан культуралары орлыклары белән тәэмин ителеш 128 процент тәшкил итә. «Россельхозцентр» белгечләре 250 мең тоннадан артык ашлык чәчү сыйфатын тикшерделәр, бу тиешле күләмнең 100 проценттан артыграк. Ике атна эчендә күрсәткеч 8 процентка арткан. Кукуруз һәм көнбагыш орлыкларының 91 проценты, шулай ук шикәр чөгендеренең 100 проценты контрактта тотылган, кайтару график буенча башкарыла.
23 марттан 27 мартка кадәр республика районнарында Татарстан Республикасы Дәүләт техника күзәтчелеге һәм «Россельхозцентр» катнашында авыл хуҗалыгы предприятиеләренең чәчү кампаниясенә әзерлегенә комиссия тикшерүләре узды. Актаныш, Арча, Әтнә, Балтач, Буа, Чүпрәле, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Тукай районнары хуҗалыклары югары әзерлек күрсәттеләр.
Кадрлар белән тәэмин итүгә аерым игътибар бирелә. Хуҗалыклар, өлкән курс студентларын җәлеп итеп, колледжлар һәм югары уку йортлары белән актив хезмәттәшлек итәләр. Аларга яшәү, туклану һәм хезмәт хакы бирелә. Республиканың аграр уку йортларында 6,6 меңнән артык студент белем ала, шуларның 1,7 меңгә якыны кыр эшләре чорында практика узарга әзер, 1 меңнән артыгы хуҗалыкларга беркетелгән инде.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләренә ярдәм итү өчен студентларның хезмәтенә түләү һәм яшәү чыгымнарын каплау каралган: 90 проценты – аграр юнәлештәге югары уку йортларында укучылар өчен һәм 30 проценты – урта махсус уку йортларында укучылар өчен.