Татарстанда яңгыр һәм томан көтелә
4 апрельдә төнлә республикада бераз яңгыр көтелә, көндез явым-төшем урыны белән көнчыгыш районнарда гына булачак, дип хәбәр иттеләр ТР Гидрометеорология үзәгендә.
Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә синоптиклар томан фаразлый. Җил көньяк-көнбатыштан һәм көнбатыштан, тизлеге 5-10 м/с, көндез урыны белән 14 м/с кадәр көчәю ихтималы бар. Һава температурасы +2дән +7 градуска кадәр (Казанда +4...+6 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез Татарстан буенча һава +10...+15 градуска кадәр җылыначак (башкалада +12+ + 14 градуска кадәр).