Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан авылларында 73 яңа база станцияләре урнаштырачаклар

Татарстанның Цифрлы үсеш министрлыгы «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» федераль программасын тормышка ашыруны дәвам итә. 2026 елда Татарстанда «Белешмәләр икътисады» илкүләм проекты кысаларында 73 яңа база станциясе барлыкка киләчәк, дип хәбәр иттеләр ведомствода.

«2021 елда «Цифрлы тигезсезлекне бетерү» проектын башлаганда безнең илдә җитештерелгән база станцияләре юк иде. Ә 2025 елда җиһазларның төп өлеше Россиянеке, һәм авылларда станцияләрне нәкъ шуларда төзедек. Аны халык Дәүләт хезмәтләре порталында үзе сайлады – ул вакытта 33 мең кеше югары тизлекле 4G интернетына керү мөмкинлеге алды. Быел, 2026 елда да, без илдә җитештерелгән җиһазларда эшләүне дәвам итәбез. Вышкалар төзү буенча Татарстан традицион рәвештә бөтен ил буенча лидерлар арасында», – дип сөйләде Татарстанның цифрлы үсеш министры Илья Навчин.

100 – 500 кешелек ерак торак пунктларда яшәүчеләр федераль программа ярдәмендә сыйфатлы элемтә һәм югары тизлекле интертенка ия булачак. Проект яшәү урынына бәйсез рәвештә, барлык гражданнарга да хезмәтләрдән тигез куллану мөмкинлеге бирә. Авылларда яшәүчеләр якыннары белән элемтәдә кала, онлайн укый һәм эшли, цифрлы сервисларны куллана ала.

База станцияләре урнаштыру өчен торак пунктлар сайлау халыкның Дәүләт хезмәтләре порталында тавыш бирүеннән башлана. Тапшырылган гаризаларны тикшерү нәтиҗәләре буенча яңа станцияләр урнаштырылачак авыллар исемлеге чыга.

Әлеге программа буенча 2022 елдан бирле Татарстанда кече авылларда һәм бистәләрдә 274 LTE база станцияләре барлыкка килгән. 2025 елда Татарстанда 2 районда 159 база станциясе төзелгән. Татарстанда яшәүче 33 меңнән артык кеше югары тизлекле 4G-интернетына тоташу мөмкинлеге алды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus