Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Цивилев һәм Миңнеханов Казанда «Энергопром» форумында яшьләр белән очрашты

«Энергопром» Казан халыкара электр энергетикасы форумы кысаларында Яшьләр көне узды. «Энергопром» Яшьләр көне - ул яшьләрне энергетика тармагына күңелсез лекцияләр белән түгел, ә интерактив мастер-класслар, квизлар белән җәлеп итә торган мәйданчык, шулай ук башка активлыклардан файдалана торган мәйданчык. «Энергопром» Яшьләр көне сессияләренең берсендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Энергетика министры Сергей Цивилев, «Бердәм энергетика системасының системалы операторы» АҖ идарәсе рәисе Федор Опадчий, «Сибур» ҖЧҖ идарәче директоры Руслан Гыйззәтуллин һәм башкалар катнашты.

«Шуховтан бүгенге көнгә кадәр: рус инженерлык мәктәбенең бөеклеге» лекциясен гомуми белем бирү мәктәпләренең өлкән сыйныф укучылары, техникум, көллият һәм югары уку йортлары студентлары – булачак инженерлар тыңлады. Моннан тыш, лекциядә Эфиопия, Көньяк Африка Республикасы, Замбия, Нигерия, Марокко, Мисыр энергетика компанияләреннән яшь белгечләр катнашты.

Лекция Россия Энергетика министрлыгы белән берлектә «Белем» Россия җәмгыяте тарафыннан әзерләнгән.

РФ Энергетика министры Сергей Цивилев балаларга Россиядә инженерлык мәктәбе үсеше тарихы турында сөйләде. Ул Россия инженериясе тарихыннан дөнья үсешенә йогынты ясаган кызыклы фактлар китерде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, яшьләргә инженер һөнәренең ни дәрәҗәдә кирәклеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Ул үзе дә инженер белгечлеге алуын, киләчәктә күп нәрсәгә өйрәнергә, карьера ясарга мөмкинлек бирүен искәртте.

«Безнең төбәкне карагыз, - диде ул. - Бу нефть сәнәгате, бу нефть эшкәртү, нефть химиясе. Бу самолетлар, вертолетлар, компрессорлар, двигательләр, корабльләр җитештерү. Моны кем эшли ала? Боларның барысын да җитештерү өчен инженерлар кирәк. Яхшы инженер укытып чыгару өчен - яхшы мәктәпләр кирәк».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәктәп - яңа бина гына түгел, ул, беренче чиратта, педагоглар, укытучылар. «Якынча 80 процент белем бирү сыйфаты укытучыларга бәйле. Әлбәттә, заманча мәктәпләр уңайлы һәм җайлы булырга тиеш, әмма анда кем укытуы - бик мөһим», - диде ул.

Мәктәп укучыларының физика, математика, химия кебек фәннәр белән кызыксынуын ныгыту өчен Татарстанда «Физика-математик алгарыш» проектын эшләтеп җибәрдек, дип хәбәр итте Рөстәм Миңнеханов.

Быел республикада «Физик-химик алгарыш» проекты старт алды. Ике проект та инженерлык юнәлешләрен популярлаштыруга багышлана.

Лекция барышында һәркемгә энергетика һәм инженерлар эшләнмәләренә, ГЭС тарихына багышланган викторинада катнашырга тәкъдим ителде. Катнашучылар конкурсның 10 соравына җавап бирделәр, өч җиңүчегә Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилевның теләкләре белән «Инженер Шухов дөньясы» китабын тапшырдылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus