Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Кукмарада театр фестивальләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды

«Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасы кысаларында 2026 елның гыйнвар–март айларында «Сәйяр» республика балалар-яшүсмерләр театрлары фестиваленең муниципаль этабы уздырылды. Шулай ук «Тылсым театры – Театр магиясе» һәвәскәр театр коллективларының төбәкара фестиваленә йомгак ясалды, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы.

«Сәйяр» балалар театрлары фестиваленең муниципаль этабы һәм «Тылсым театры – Театр магиясе» һәвәскәр театр коллективлары төбәкара фестивале җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы 2026 нчы елның 27 нче мартында Кукмараның 3 нче мәктәбе базасында узды.

Жюри «Сәйяр» фестивале буенча 39, ә «Тылсым театры – Театр магиясе» фестивале буенча 31 эш карады. Алар югары җаваплылык һәм һөнәри осталык күрсәтеп, һәр эшкә җентекләп бәя бирделәр. Жюри әгъзаларының хезмәте лаеклы җиңүчеләрне һәм призерларны ачыкларга мөмкинлек бирде.

Бүләкләү тантанасында катнашучыларга һәм җиңүчеләргә котлаулар яңгырады. Бу мизгел сәхнәдә үз осталыкларын күрсәткән талантлы балалар һәм яшүсмерләр өчен чын триумф булды.

Мондый чаралар балалар һәм яшьләр арасында театр сәнгатен үстерүдә мөһим роль уйный. Алар яңа талантларны ачуга, мәктәпләр арасында иҗади элемтәләрне ныгытуга, шулай ук үсеп килүче буын арасында театр сәнгатен популярлаштыруга ярдәм итә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus