Казан һәм Түбән Кама аэропортларында чикләүләр кертелде
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында вакытлыча чикләүләр кертелде, дип хәбәр итә Росавиация.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Мәскәү вакыты белән 08:21 дән республика территориясендә пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә.
Соңгы тапкыр режим төбәктә пәнҗешәмбе, 2 апрельдә кертелде. Ул вакытта ул алты сәгатьтән артык эшли иде.