Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Әхмәтов Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консулы вазифаларын башкаручы Виктор Щетько адресына Россия һәм Беларусь халыкларының бердәмлеге көне уңаеннан котлау телеграммасы җибәрде.

«Дәүләт Советы депутатлары һәм шәхсән үз исемемнән сезне һәм тугандаш белорус халкын Россия һәм Беларусь халыклары бердәмлеге көне һәм Россия белән Беларусь Бергәлеген төзү турында килешүгә кул куюның 30 еллыгы белән чын күңелдән котлыйм», - диелә котлау адресында.

«Тарихи күзлектән караганда зур булмаган бу чорда интеграцион инициативалар, сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм гуманитар, төбәкара һәм муниципальара хезмәттәшлекне һәрьяклап киңәйтү буенча күп кенә уртак проектлар гамәлгә ашырылды», – дип искәртте республика парламенты җитәкчесе.

Марат Әхмәтов аерым билгеләп үткәнчә, ике ил халыкларын уртак тарихи үткәннәр генә түгел, ә уртак үсешкә омтылыш та берләштерә. «Татарстан Республикасы парламентарийлары Союздаш дәүләт төзелешен һәрвакыт актив рәвештә хуплый. Дәүләт Советының Төбәкләр форумы форматында белорус партнерлары белән нәтиҗәле диалогы, Беларусь өлкәләрендәге һәм район дәрәҗәсендәге хезмәттәшләребез белән турыдан-туры элемтәләр безнең дәүләтара хезмәттәшлекне конкрет инициативалар белән баета», - дип өстәде ул.

Утыз ел элек, 1996 елның 2 апрелендә, Россия Президенты Борис Ельцин ике илнең икътисади киңлеген һәм законнар базасын берләштерүне күздә тоткан Беларусь һәм Россия бергәлеген булдыру турындагы килешүне имзалады. Тагын бер елдан Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко Беларусь һәм Россия Берлеге турындагы килешүгә кул куйды. Союздаш дәүләт төзү турындагы килешү 2000 елның 26 гыйнварында ратификация грамоталары алмашканнан соң үз көченә керде. Берлек кысаларында сәүдә-икътисади һәм гуманитар өлкәләрдә күп кенә программалар гамәлгә ашырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus