Казан аэропорты җәйге расписаниегә күчә
Габдулла Тукай исемендәге «Казан» халыкара аэропорты җәйге расписаниегә күчте. Мондый эш режимы 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Халыкара һәм эчке маршрутлар яңа рейслар белән тулылана. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Җәй айларында башкаладан Көньяк-Көнчыгыш Азиянең популяр курортларына: Камрань һәм Саньяга (Хайнань утравы), шулай ук Пхукетка очышлар билгеләнгән. Шәһәр халкы Казан – Шанхай маршруты буенча да сәяхәт итә ала.
Урта диңгез юнәлешләре арасында авиаэлемтә киңәйтелә. Анталья һәм Истанбулга рейслар саны арта. Моннан тыш, Мисыр курортларына – Хургада һәм Шарм-эль-Шейхка рейслар саклана.
Европа буенча Белград һәм Минскига даими рейслар башкарылачак. Яңа юнәлеш буларак Ереван өстәлә.
Үзәк Азия илләренә очышлар географиясе сизелерлек киңәя. Бишкек, Бохтар, Дүшәнбе һәм Хуҗанд шәһәрләренә билгеләнгән гадәти рейслардан тыш, Ташкентка яңа маршрут билгеләнә.
Язгы-җәйге расписаниегә бөтен ил буенча 40 тан артык юнәлеш кертелгән. Казаннан Россиянең зур шәһәрләренә һәм төп төбәкләренә: мәсәлән, илнең Үзәк өлешенә, Төньяк-Көнбатышка, Көньякка, Төньяк Кавказга, Идел буе төбәкләренә һәм Уралга, Көнбатыш һәм Көнчыгыш Себергә, шулай ук Таулы Алтайга һәм Байкал аръягына очарга була.