Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Кунакчыллык йолдызлары» фестивале гастрономия буенча Россия рекордлар китабына кертелде

Казанда 29–31 март көннәрендә узган IV төбәкара «Кунакчыллык йолдызлары» фестивале илнең туристлык, ресторан һәм кунакханә тармагының иң зур һөнәри осталык фестивале буларак гастрономия буенча Россия рекордлар китабы реестрына кертелде. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел фестивальдә Россиянең 14 шәһәреннән 200 вәкил катнашты. Проект гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле анда биш илдән һәм 30 шәһәрдән 1100 кеше катнашкан.

«Гастрономия буенча Россия рекордлар китабы» – ул аш-су өлкәсендә илнең әһәмиятле һәм үзенчәлекле казанышлары: иң зур ризыклар, халык белән бергә ризыкларны тәмләп карау чаралары, уникаль гигант ризыклар һәм экспертлар тарафыннан рәсми теркәлгән, озак вакытлар дәвамында ел саен уздырылучы гастрономия фестивальләре теркәлә торган махсус реестр. Гастрономия буенча Россия рекордлар китабы баш мөхәррире, «Шефс Тим» бергәлеге амбассадоры һәм Татарстан Пешекчеләре гильдиясе вице-президенты Илдар Такиуллин әлеге рекордны реестрга теркәп, кичә Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында 2026 елгы фестивальгә йомгак ясау тантанасында Казанның Туризмны үстерү комитеты директоры Александр Шавлиашвилига тиешле сертификатны бирде.

13 номинациядә җиңүчеләргә дипломнарны һәм бүләкләрне Казан мэры Илсур Метшин тапшырды.

«Узган ел без 5 миллионнан артык турист кабул иттек. Аларда Казан Кирмәне фотосурәтләре, тәмле ризыклар турындагы истәлекләр белән бергә, безнең кунакчыллыгыбыз, якты йөзебез, тәмле сүзебез, хезмәт күрсәтү мәдәнияте турындагы якты хатирәләр саклана. Әлбәттә, монда сезнең – кунакханә, кафе һәм ресторан хезмәткәрләренең өлеше зур. Сезнең ярдәм белән яңа максатка ирешә алырбыз – 2030 елга башкалабызда 7 миллион турист кабул итәрбез дип ышанам», - дигән фикерләрен белдерде бүләкләү тантанасында Казан мэры Илсур Метшин.

«Кунакчыллык йолдызлары-2026» фестиваленең ачык бәйге сынаулары өч көн дәвамында Идел буе дәүләт физик тәрбия, спорт һәм туризм университетында, «Millennium Panorama Hotels» комбо-отелендә һәм Татарстан Милли музеенда узды. Катнашучыларга көндәлек тормышта еш очрый торган биремнәр: мәсәлән, барменнар өчен махсус коктейль әзерләү һәм аны кунакларга тәкъдим итү; пешекчеләр өчен җирле аш-су бүлмәсенең төп ит ризыгын (сыер, сарык яки ат ите) әзерләү эше тәкъдим ителгән.

2026 елда беренче тапкыр «Иң яхшы бариста» һәм «Иң яхшы маркетолог» номинацияләре кертелгән. Бәйге кысаларында бариста эспрессо, сөт һәм авторлык эчемлекләре әзерләп, аны жюрига тәкъдим иткән, маркетологлар үзләренең иң яхшы 2025 елгы маркетинг кейсын тәкъдим иткән.

Бәйгедә катнашучыларның осталыгын 59 эксперт – Казанның 48 әйдәп баручы белгече һәм Россиянең башка төбәкләреннән чакырылган 11 профессионал бәяләгән. Алар арасында – «Олио» һәм «Әнием» рестораннарының бренд-шефы Эльдар Хахоков, «Make More Group»ка нигез салучыларның берсе Валерий Плихта, HoReCa юнәлеше буенча Россия бармен ассоциациясе вице-президенты Александр Поздняков, «Сәйяр» ресторанының бренд-шеф-кондитеры Юрий Кириллов, «Умай» ресторанының шеф-повары Рөстәм Рәхимов, «РИМ» медиатөркеменең федераль сатулар буенча директоры Никита Моисеев һәм башкалар.

2026 елгы фестивальнең эшлекле программасы кысаларында беренче тапкыр «Тотрыклы туризм» сессиясе уздырылган. Программа буенча тотрыклы үсеш өлкәсендә уңышлы тәҗрибәләргә күзәтү ясалган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus