Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланган зур фәнни конференция узачак

2-3 апрельдә Казанда Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе тарафыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган зур фәнни конференция оештырылачак. «Габдулла Тукай: дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында коммеморатив практика» конференциясе Бөтенроссия статусында, ләкин чит илләрдән килгән вәкилләр катнашында узачак. Конференция кысаларында Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 100дән артык катнашучы көтелә. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

«Быелгы конференция кысаларында без Габдулла Тукайның мирасын барлап кына калмыйбыз, гомумән аның иҗатын коммеморатив яктан анализлыйбыз. Бүгенге көндә аның истәлегенә музейлар ачылган, китапханәләр аның исемен йөртә, Казан шәһәрендә һәм Россиянең башка төбәкләрендә урамнар аның исеме белән аталган. Әле дә иҗтимагый оешмалар аның мирасын торгызу өчен күп эш алып бара. Ләкин шул ук вакытта әлеге эшләрне дәүләт дәрәҗәсенә күтәрү, иҗтимагый юнәлеш белән берләштерү җитми кебек», – дип сөйләде Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Эльмира Галимова.

Ул конференция кысаларында алга таба да Тукай мирасын өйрәнү, тарату өчен максатлар куелачагын әйтте.

«Шушы конференция кысаларында без аспектларны билгеләп, алга таба максатлар куярга тиешбез. Алдыбызда – бүгенге цифрлаштыру заманында без Тукайның мирасын ничек мәңгеләштерергә тиешбез дигән сорау тора. Конференциянең төп максаты – Тукайның мирасын барлау гына түгел, аның юбилей көннәре вакытында дәүләт сәясәте һәм иҗтимагый инициативалар контекстында хәтерне саклау да. Ягъни аның исемен мәңгеләштерү юлларын эзләү һәм стратегик яктан проект итеп билгеләү», – дип искәртте ул.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus