Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов Татарстан белән Үзбәкстан арасында икътисади элемтәләр үсешен билгеләп үтте

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Үзбәкстанның энергетика министры Җурабәк Мирзамәхмүдев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды, дип хәбәр итә ТР Рәисе матбугат хезмәте.

Үзбәкстан Энергетика министрлыгы башлыгы Казанга эш сәфәренә килде. Сәфәрнең төп максаты - «Энергопром-2026» Казан халыкара электр энергетикасы форумында катнашу.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстан белән Үзбәкстан арасындагы хезмәттәшлек елдан-ел динамик рәвештә үсә: яңа проектлар гамәлгә ашырыла, булган багланышлар киңәйтелә, үзара визитлар ясала. Үзбәкстан Республикасы Президенты Шәүкәт Мирзиёев 2024 елда Татарстанда ике тапкыр булды.

Республика Рәисе Татарстан белән Үзбәкстан арасында товар әйләнеше артуын билгеләп үтте. Узган ел нәтиҗәләре буенча ул 427 млн доллардан артып киткән - 13,5 процент үсеш.

Сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерүгә Татарстанның Ташкенттагы Вәкиллегенең һәм Үзбәкстанның Казандагы Генераль консуллыгының уңышлы эшләве, Казан белән Ташкент, Сәмәрканд һәм Фирганә арасындагы туры авиаочышлар ярдәм итә. Татарстан Үзбәкстан төбәкләре белән багланышларны актив үстерә.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов һәм Журабек Мирзамәхмүдев энергетика, нефть эшкәртү һәм сәнәгать кооперациясен үстерү өлкәсендә хезмәттәшлекне арттыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Шулай ук республика Рәисе Үзбәкстан партнерларын быелның маенда узачак «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумына чакырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus