Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Лаеш районында сугыш ветераны Габдрахман Сафинны 104нче туган көне белән котладылар

Татарстанның Лаеш районы Сиңгел авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габдрахман Сафинга 104 яшь тулган. Аны район башлыгы Илдус Зарипов һәм ТР Дәүләт Советындагы «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Данис Зарипов котлаган. Ветеранга SAFIN фамилиясе һәм 104 номеры төшерелгән хоккей формасы бүләк иткәннәр. Бу хакта Лаеш районы матбугат сәркатибе хәбәр итә.

Габдрахман Сафин – «Ак Барс»хоккей клубының иң өлкән һәм иң тугры җанатары. «Сезнең көчле ышанычыгыз нәтиҗәсендә без ышанычлы рәвештә җиңүләр яуладык», – диде Данис Зарипов ветеранга.

Ветеран 1922 елның 31 мартында Арча районының Симетбаш авылында туган. 1941 елда фронтка киткән, һава-десант частена эләккән. Ивановода әзерлек узганнан соң аны Сталинградка җибәргәннәр. Һөҗүм вакытында аның полкындагы солдатларның 30ы гына исән калган, калганнарны әсирлеккә алганнар. Габдрахман Сафин озак айлар дәвамында тоткынлыкта булгаң.

Әсирлектә ул Муса Җәлил һәм Абдулла Алиш белән очрашкан. 1943 елның мартында ветеран качып котылган. Шуннан соң ул 50нче гвардия дивизиясенең 150нче полкы составында Берлинны штурмлауда катнашкан һәм Иосиф Сталинның рәхмәт хатына лаек булган.

1949 елда фронтовикны кулга алганнар һәм 20 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Сәбәбе – Габдрахман Сафин әсирлектә чакта хыянәтче дип саналучы Муса Җәлил чыгарган газетаны укыган. Сталинның рәхмәт хаты да, «Берлинны алган өчен» медале дә ярдәм итә алмаган. Бары тик 1955 елның көзендә, юлбашчы үлгәннән соң, СССР Югары Советы Президиумы указы белән Габдрахман Сафинны реабилитацияләгәннәр.

Өйгә кайткач, ветеран өйләнгән һәм биш бала үстергән. Аның кечкенә улы – танылган татар җырчысы Габделфәт Сафин. Артист әтисе турында документаль фильм төшергән.

Ветеран «Бөек Ватан сугышы елларында намуслы хезмәте өчен» медальләре, юбилей билгеләре белән бүләкләнгән, «Хезмәт ветераны» исеменә лаек булган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus