Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда ел башыннан 300ләп кеше Пилотсыз система гаскәрләрендә хезмәт итәргә киткән

2026 ел башыннан алып Татарстанда 300гә якын кеше Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә киткән. Казанда контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Виктор Никитин шулай дип белдерде.

Хәрби хезмәткәрләр арасында Татарстанга Россиянең башка төбәкләреннән – Марий Эл, Чувашия республикалары, Самара өлкәсеннән килүчеләр дә бар. Виктор Никитин сүзләренчә, күпләр бүген хәрби хезмәткә нәкъ менә Татарстаннан китә, чөнки биредә контракт шартлары иң яхшысы.

«Алар барысы да бер елга контракт төзеде. Хәрбиләр Пилотсыз системалар гаскәрләрендә генә хезмәт итәчәк һәм шәхси теләкләреннән башка башка гаскәрләргә күчерелмәячәк», - дип аңлатты ул.

Шушы көннәрдә хәрбиләрнең чираттагы төркеме «Патриот» Республика үзәгеннән Пилотсыз системалар гаскәрләрендә хезмәт итәргә китте.

Искәртеп үтәбез, 1 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзергә теләгән гражданнарга түләүләрне 2,9 миллион сумга кадәр арттырдылар, бу - илдә иң югары түләүләрнең берсе һәм Идел буе федераль округында иң югарысы. Моннан тыш, нәкъ менә Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә юнәлдерелгән өч меңнән артык муниципаль акт кабул ителгән.

Контрактның минималь вакыты - бер ел. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрне башка гаскәрләргә күчермәячәкләр, өйрәтү Татарстан белән күрше төбәкләрдә ким дигәндә ике ай дәвам итәчәк.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 8 800 222 59 00 номеры һәм 117 кол-үзәк төбәкара номеры буенча мөрәҗәгать итәргә була.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus