Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Эчегездә «тигәнәк» үстермәгез: Гөлшат Сафина тискәре фикер йөртүдән чыгу юлын күрсәтте

Уйлап карагыз әле, яхшы, уңай фикер йөртү мөмкинме ул? Уңай фикер йөртү авыр нәрсәме? Юк, дисез. Ә нишләп соң уй-фикер йөртүне үзгәртү, гомумән, шушы сазлыкка бату – ул иң рәхәте, иң җиңеле икән? Чебеннән фил ясау – безгә хас нәрсә. Үзебезне яратабыз, тик эчебездә «тигәнәк» үстерәбез. Ни өчен мин моны тигәнәк дип атыйм? Кирәкле әйбер түгел. Ул безне эчтән ашый һәм агулый. Үз уй-фикерләребезне негативка җибәреп, без үз-үзебезне, ни кызганыч, агулыйбыз. Безгә башка дошман кирәк түгел, без үз-үзебезгә иң көчле дошман.

Кайсыгыз бүген: «Юк, мин гомергә андый булмадым, үз-үземә дошман булмадым» – дип әйтә ала? Кызганыч, күпләребез алай әйтә алмаячак. Беләсезме, уй-фикерләрне дөрес юнәлешкә җибәрү өчен кайчак мохит кирәк.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә социаль медиалар буенча директор, журналист Алсу Исмәгыйлеваның «Уй + Гамәл = Язмыш» дип исемләнгән китабының геройларын күргәч, шушы фикер башыма килде. Нишләптер без шушы «сазлык»та, үз уй-фикерләребез сазлыгында һәм, гомумән, мохит сазлыгына батып, авырлыктан ләззәт алып яшәүне кулай күрәбез?

Ә тормышны башкача үзгәртү ничек мөмкин соң? «Ә мин үз тормышыма нинди яхшылыклар кертә алам?» – дип үз-үзегезгә сорау бирә аласыз. Аннан соң, мохит. Минем тирәмдә кемнәр? Ул кешеләр миңа нинди йогынты ясый? Мин бу кешеләр янында бәхетлеме? Бу кешеләр миңа рәхәтлек бирәме? Гомумән, бу кешеләр белән мин бергә үсә аламмы? Әллә соң агуланып кына ятаммы? Күршеләрегезгә карагыз, кем сезнең яныгызда? Уйлагыз, дусларыгыз кемнәр? Алар сезнең белән, Алсу әйтмешли, чәй эчкәндә ләчтит сата торган кешеләрме? Әллә соң бергә үсеш турында, ниндидер яхшылыклар турында уйлый ала торган шәхесләрме?

Мин һәрвакыт шушы җөмләне очрашуларымда, тренингларымда әйтәм: үз даирәгезне сайлагыз, дим. Кешеләр: «Ничек сайлыйсың инде, мин ул эштән китимме?» – диләр. Эштән китү – ул, әлбәттә, кардиналь нәрсә. Эштән киткәнче, мәсәлән, шушы бертуктаусыз агулаган күршегез белән аралашудан туктый аласызмы? Туктый аласыз. Бертуктаусыз сезне чәй эчкәндә сезне «агулый» торган коллегалардан (бигрәк тә бюджет оешмаларындагы) читләшеп тора аласызмы? Әлбәттә, аласыз.

Күзегезне йомыгыз. Һәм үз-үзегезгә сорау бирегез: кем мин, нинди юл белән барам? Бу юлымда минем янымда кемнәр һәм минем кемнәрне сайлыйсым килә? Минем янда кемнәр калса, мин бәхетлерәк булачакмын?

Сезнең күз алдына кемнәр киләчәк? Кем ул кешеләр? Менә бу кешеләр сезгә энергия, ресурс бирә торган кешеләр булачак. Һәм, гомумән, һәр иртә саен торгач, үзегезгә сорау бирегез: «Мин бүгенге көнемне ничек үткәрәчәкмен? Бәхетле булачакмынмы, бәхетсез булачакмынмы? Көнемне ничек башлап җибәрәчәкмен? Елмаю беләнме, шөкер итү беләнме, әллә соң әлегә кадәр үзебезгә хас булган, модалы булган негатив беләнме?»

Сайлау мөмкинлеге һәрберебезнең үз кулында. Шуңа күрә һәрвакыт Аллаһы Тәгалә биргән кул-аякларыгызга, Аллаһы Тәгалә биргән сәламәтлегегезгә сөенеп, үзегезгә бәрәкәтле, изгелекле юл, бәрәкәтле тормыш теләргә өйрәнүегезне теләп калам, – диде Гөлшат Сафина.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus