Татарстанда экологик икеайлык Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана
Татарстанда санитар-экологик икеайлык 1 апрельдә старт ала. Быел ул республикада ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән игълан ителгән Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елына багышлана. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Экология һәм табигый байлыклар министры Азат Җиһаншин хәбәр итте.
«Быел истәлекле урыннарга, хәрби каберлекләргә, геройлар хөрмәтенә аталган паркларга басым ясыйбыз. Күп кенә муниципалитетлар, рәсми старт көтеп тормыйча, җыештыру эшенә керештеләр инде. Ә без әле башлыйбыз гына. Алда – ике ай эш», - дип билгеләде ул.
Җиһаншин язын, кар эреп беткәч, «без беренче чәчәкләрне генә түгел, кыш буена җыелган әйберләрне да күрәбез», дип өстәде.
«Безнең бурыч – республиканы тәртипкә китерү», – дип ассызыклады спикер.