«Россия – Ислам дөньясы» төркеме «KazanForum»да масштаблы чаралар программасын үткәрә
Май аенда Казан иң күренекле халыкара диалогларның берсе өчен мәйданчык булачак. Дистәләгән илдән сәясәтчеләрне, дипломатларны һәм экспертларны берләштерүче «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме XVII KazanForum кысаларында юбилей программасын уздыра. Быел төркем 20 еллыгын билгеләп үтә.
15 майда төркемнең «Россия һәм Ислам дөньясы арасында хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу нигезе буларак уртак кыйммәтләр» темасына пленар утырышы үзәк вакыйга булачак.
«Татарстан тарихи яктан Россия белән ислам дөньясы арасында җанлы күпер булып тора, һәм нәкъ менә монда безнең әңгәмә аеруча тирән һәм эчкерсез мәгънәгә ия. Быел төркем үзенең 20 еллыгын – халыклар һәм дәүләтләр арасында ышаныч белдерү буенча ике дистә еллык эзлекле, җентекле эшне билгеләп үтә. Бу еллар эчендә төркем кыйммәтләр, икътисад, без бергә төзегән киләчәк турында ачык, эчтәлекле сөйләшү өчен чын мәйданчыкка әверелде. Бүген, дөнья тирән трансформация кичергәндә, мондый диалогның роле арта гына бара. Безнең озак вакытлы стратегик партнерлык нәкъ менә уртак кыйммәтләр нигезендә төзелә дә инде», – дип билгеләп үтте ТР Рәисе ярдәмчесе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе урынбасары Марат Гатин.
Төркем «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы һәм Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасының яңалыклар агентлыклары берлеге белән берлектә ислам илләре массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен Медиафорум үткәрә.
Форум кысаларында «Зур Евразия партнерлыгы: үсеш стратегиясе» дигән махсус тематик сессия узачак.Чараларда катнашу өчен стратегик караш төркеме әгъзалары, дәрәҗәле кунаклар, Россия һәм чит илләрдән дипломатлар һәм экспертлар чакырыла. Төркемнең 20 еллык юбилее алдыннан «Евразия диалогы» журналының халыкара хезмәттәшлек практикасына, ислам финансларына, инвестицияләргә һәм икътисади дипломатиягә багышланган махсус саны чыгачак.