Казанда хатын-кызлар арасында IV Республикакүләм Коръән бәйгесе узды
30 мартта Габдулла Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театры бинасында Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең 1500 еллыгы һәм «Казан – ислам дөньясының мәдәни башкаласы» статусы кысаларында хатын-кызлар арасында «Коръәнгә мәхәббәт белән» дип аталган Республикакүләм Коръән укучылар бәйгесе үтте. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Конкурсны Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте, Россия ислам институты, КИУның Госман ибн Гаффан ис. Коръән хафизлар әзерләү үзәге, Апанай мәчете каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәге оештыра.
Әлеге чарада 100дән артык конкурсант катнашты, шуның 27се финалга чыкты. Катнашучыларның географиясе бөтен республиканы колачлый.
Бәйге дүрт номинация буенча үтте: 30нчы җүзне яттан белү; «Әл-Хүҗүрат» сүрәсеннән «Ән-Нәс» сүрәсенә кадәр яттан белү; Коръәнне тулысы белән яттан белү; тиләвә – тәҗвид кагыйдәләре белән Мүсхәфтән уку.
Конкурс «Возвращение» хәйрия проекты ярдәмендә Коръән өйрәнүгә омтылышны үстерү, Коръәнне ятлаучы мөселман хатын-кызларына ярдәм итү һәм рухи-әхлакый кыйммәтләрне ныгыту максатыннан үткәрелде.
Бәйгедә катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары, Казанның Мәрҗани мәчете имам-хатыйбы Равил хәзрәт Зөфәров чыгыш ясады. Ул Татарстан мөфтиятенең Коръәнне өйрәнү һәм бастыру өлкәсендәге эшчәнлеге һәм Коръәнне ятлауның фазыйләтләре турында сөйләде.
Сәламләү сүзләре белән шулай ук Казан ислам университетының Коръән хафизлар әзерләү үзәге җитәкчесе Габдерәшит хәзрәт Фаизов, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова һәм башкалар чыгыш ясады. Алар хатын-кызлар өчен Коръән фәннәрен үзләштерүнең аеруча мөһим булуын билгеләп үтте, чөнки алар мөселман өммәтенең төп тәрбиячеләре булып тора.