Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан полицейскийлары 4 көндә 200гә якын легаль булмаган мигрантны кайтарып җибәргән

16-20 мартта Татарстанда полиция һәм Федераль иминлек хезмәтенең ТР буенча идарәсе катнашында узган «Легаль булмаган мигрант» оператив-профилактик чарасына беренче йомгак ясалды.

ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, операциянең төп бурычы миграция өлкәсендә контрольне көчәйтү, шулай ук чит ил кешеләре катнашында хокук бозулар һәм экстремистик күренешләрне булдырмаудан гыйбарәт. Төзелеш мәйданчыклары, сәүдә, транспорт, авыл хуҗалыгы объектлары һәм торак секторны да кертеп, чит ил гражданнары күпләп була торган урыннар тикшерелгән.

Рейдлар вакытында миграция законнарын бозуның 989 очрагы ачыкланган. 606 очрак Россиягә килү яки яшәү режимын бозу белән бәйле, 127 хокук бозу очрагына кабул итүче як тарафыннан юл куелган, 98 чит ил гражданы хезмәт эшчәнлеген законсыз рәвештә башкарган, 158 эш бирүче чит ил эшче көчен җәлеп итү кагыйдәләрен бозган.

Барлык ачыкланган фактлар буенча административ беркетмәләр төзелгән һәм штрафлар билгеләнгән.

Моннан тыш, административ нигездә илдән сөрү турында 192 карар, шулай ук илгә керүне тыю турында 219 карар кабул ителгән.

Операция кысаларында шулай ук җинаять билгеләре булган 27 хокук бозу очрагы теркәлгән. Хәзерге вакытта законсыз миграцияне оештыру турындагы маддә буенча бер җинаять эше һәм миграция исәбенә фиктив кую фактлары буенча 14 эш кузгатылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus