Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда Кабан күлен күмәләр һәм карт агачларны кисәләр

Казанда Кабан күле буендагы талларны кисәләр. Гәрчә башта инвазив, Америка өрәңгеләрен генә кисәргә вәгъдә иткән булганнар. Билгеләп үтелгәнчә, халык һәрвакыт бу талларны саклап калу ягында булган, дип яза «Миллиард.Татар» Телеграм-каналы.

Полиция һәм прокуратура Казан биологы Антон Бортяковның күлне күмү һәм су саклау зонасында агачларны кисү турындагы мөрәҗәгатен кабул иткән. Бортяков хәбәр иткәнчә, талларны вәхшиләрчә кисәләр, ә күл Шиһабетдин Мәрҗани урамы буенча берничә гектар өлешен һәм кыргый яр буен югалткан.

Активистлар шулай ук халык катнашында фикер алышулар үткәрелмәвен әйтә, әлеге эшләр башкарыла торган урынның паспорты юк, күлдә өем ясарга рөхсәт бармы-юкмы икәне билгесез.

Тышкы төзекләндерү комитетында искәртүләренчә, бу - сулыкны күмү түгел, ә юл терәкләрен урнаштырганда техника үтү өчен кирәкле вакытлыча ясалган өем. Комны эшләр тәмамланганнан соң алып китәргә вәгъдә итәләр.

Мэриядә агачларны кисүне «мәҗбүри» чара дип атадылар, авария хәлендәге агачлар гына киселүен әйттеләр. Түрәләр аңлатканча, тикшерү агачларның авышуын, черүен һәм кайры корты белән зарарлануын ачыклаган. Талларның күп өлешен саклап калырга вәгъдә итәләр, ә юллар агачларны читтәрәк калдырып проектланачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus