Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Гөлнур Сафиуллина: Журналист һәр сүзгә, материалга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш

КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында журналистика һәм филология юнәлешендә укучы студентлар өчен онытылмаслык очрашу булды. Чараның кунагы – татар хатын-кызларының яраткан басмасы, гасырдан артык тарихы булган «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре Гөлнур Сафиуллина иде. Бу очрашу гади бер лекция генә түгел, ә җанлы диалог, тәҗрибә уртаклашу һәм милли матбугатка мәхәббәт уяту кичәсе булып истә калды.

Гөлнур Сафиуллина үзенең чыгышын журналның тарихыннан башлады. 1913 елда «Сөембикә» исеме белән нәшер ителә башлаган бу басманың татар хатын-кызлары язмышындагы роле бәяләп бетергесез. «Журнал ул –тере организм. Ул үзгәрә, заман белән бергә атлый, ләкин үзенең төп кыйммәтләрен – ана телен, милли традицияләрне һәм хатын-кызның җәмгыятьтәге югары статусын саклап кала», – дип билгеләп үтте ул.

Аудиториядә утыручы студентлар Гөлнур Сафиуллинаның һәр сүзен игътибар белән тыңлады. Ул тормыш тәҗрибәсе белән бүлеште, журналист булып эшләүнең кыен һәм җиңел якларын атады. «Журналист һәр сүзгә, һәр материалга карата сакчыл мөнәсәбәттә булырга тиеш», - диде.

Гөлнур Сафиуллина журналист булып эшләү дәверендә күпме хатын-кыз язмышы белән танышса, һәрберсе турында диярлек журналда мәкалә бастырган. Шуларның берничәсе турында студентларга да сөйләп үтте.

Шулай ук аның «ВКонтакте» социаль челтәрендә «Мин сине шундый сагындым…» дип аталган төркеме дә бар. Бу төркемдә язылучылардан килгән хатлар, шигырьләр, төрле яңалыклар урын ала. Мәхәббәт тарихлары белән бүлешкән хатын-кызларның хатлары аноним рәвештә куела.

Гөлнур Сафиуллина «Сөембикә» журналының һәрвакыт акыллы, белемле, рухи яктан бай хатын-кызлар укый торган журнал булып калуын искәртте. «Журнал битләрендә җәнҗалларга, «сары» матбугат өчен хас булган әйберләргә урын юк. Басма тәрбия бирә, матурлык хисе тәрбияли, төрле язмышлар белән таныштыра», - диде ул.

Очрашу ахырында институт кунагы студентларга журналның яңа саннарын бүләк итте. «Сөембикә» журналының баш мөхәррир урынбасары яшьләрне басма тормышында активрак катнашырга, үз темаларын, мәкаләләрен тәкъдим итәргә, бәяләүдән курыкмаска чакырды.

Бу очрашу яшьләрдә милли матбугатка карата зур кызыксыну уятты. Күпләр өчен «Сөембикә» журналы бары тик «әниләр һәм әбиләр басмасы» гына түгел, ә заманча, зәвыклы һәм тирән мәгънәле медиа мәйданчык булып ачылды. Мондый очрашулар буыннар бәйләнешен ныгыта һәм татар журналистикасының киләчәге өметле кулларда булуына ышаныч өсти.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus