Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Солдат альбомы – 2026» бәйгесе җиңүчеләре тәбрикләнде

Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан «Солдат альбомы – 2026» бәйгесе оештырылды. Ул быел Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланды. Әлеге конкурска агымдагы елның 1 февраленнән алып 24 февраленә кадәр эшләр кабул ителде. «Мусага хат» номинациясендә оештырылган иншалар конкурсына Россиянең 11 төбәгеннән 300 ләп иҗади эшләр килде, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Бишенче ел рәттән уздырылучы чараның географиясе елдан-ел киңәя бара. Катнашучылар арасында Башкортстан, Чувашия, Марий Эл республикалары, Санкт-Петербург, Мәскәү шәһәрләре, Түбән Новгород, Киров, Омск, Ульяновск, Төмән, Оренбург өлкәләре һәм Пермь төбәге бар иде.

25 мартта җиңүчеләр тантаналы рәвештә тәбрикләнде. Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров җиңүчеләрне котлады.

«Матур бер традициягә әйләнде – ел саен җиңүчеләрне Казанга җыябыз. Бүген дә «Солдат альбомы» бәйгесенә нәтиҗә ясыйбыз. Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан игълан ителгән «Халыклар бердәмлеге» елында, Татарстан Республикасында «Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге» елында, шулай ук Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан уздырыла торган әлеге «Солдат альбомы» бәйгесе аларга аваздаш булып тора. Сезгә күңелегезне, җаныгызны биреп, бәйгедә катнашуыгыз өчен рәхмәтлебез. Сезне милләтебез сагында торучылар буларак кабул итәбез, сезгә алдагы бәйгеләребездә дә актив катнашырга язсын, — диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Башкарма комитеты җитәкчесе җиңүчеләргә Дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Бәйгедә иң өлкән катнашучы Минзәлә районы Аю авылыннан 91 яшьлек Зөһрә Нургали кызы Ханьковага Коръән китабы һәм истәлекле бүләкләр бирде.

Бөтендөнья татар конгрессының Мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхиева алып баруындагы чара җыр-моңнар белән үрелеп барды, шигырьләр яңгырады. Күркәм чара җылы һәм ихлас аралашу мохитендә узды. Һәркемнең күңеле булды. Алар үтәренке кәеф алып, оештыручыларга рәхмәт сүзләрен белдерде, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus