Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Свердловск өлкәсендә шагыйрь һәм җырлар авторы Юныс Миңнемөхәммәтовның иҗади кичәсе булды

Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллегендә язучы, шагыйрь, ике йөздән артык җыр авторы, Башкортстанның халык шагыйре Әнгам Атнабаев исемендәге әдәби премия иясе Юныс Миңнемөхәммәтовның иҗади кичәсе узган. Соңгы ике елга якын Екатеринбургта яшәүче милләттәшебез белән иҗади очрашу Урал татарлары өчен зур вакыйга булды, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Башкортстанның Тәтешле районы Кашкак авылында татар гаиләсендә туган шәхеснең яшьлек еллары, университетта укыган чоры Екатеринбургта үткән. Еллар узгач, Юныс Миңнемөхәммәтов монда яшәргә, иҗат итәргә, язмыш дәфтәренең яңа битләрендә үзенчәлекле эзләр калдырырга дип, кире кайткан. Бүгенге көндә Юныс Миңнемөхәммәтов Урал башкаласының мәдәни тормышында үз кешегә әйләнеп өлгергән.

Шагыйрьнең иҗат сандыгында бүген ике йөздән артык җыр бар. Алар илебезнең иң яхшы сәхнәләрендә яңгырый. Бүген аның җырларын Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов, Айдар Галимов, Айгөл Сагынбаева, Зөһрә Шәрифуллина, Әнвәр Нургалиев, Алинә Дәүләтханова, Юлия Гарифуллина кебек артистлар башкара.

Очрашу Урал татарлары өчен туган телдә җырлар тыңлау, аларга кушылып җырлау һәм аралашу мөмкинлеге булды. Залда студентлар да, өлкән буын вәкилләре дә бар иде. Шагыйрьнең шигырьләрендә һәркем үз кичерешләре белән аваздаш юллар очратты, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus