Казанда Ямашев урамында җиңел автомобиль янган
Бүген Ямашев проспектындагы 13 нче йорт янында Mazda автомобиле яна башлады. «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, янгын барышында бензин багыннан ягулык агып чыккан, бу утның таралуынакитергән.
Урынга килгән янгын сүндерүчеләр янгынны сүндергәннәр. Һәлакәт нәтиҗәсендә беркем дә зыян күрмәде.