Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда беренче сыйныфка кабул итү буенча гаризалар 1 апрельдә кабул ителә башлый

Татарстанда балаларны беренче сыйныфка кабул итү кампаниясе 1 апрельдә башлана. Документлар кабул итү сроклары, кайсы мәктәпне сайлауга карап, ике этапка бүленгән. Документларның тулы пакетын Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итү быелгы төп яңалык булачак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

«Билгеле бер мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүчеләр, шулай ук өстенлекле хокукка ия кешеләр өчен документлар кабул итү 1 апрельдән 30 июньгә кадәр (беренче этап) дәвам итә. Әгәр ата-аналар баласы өчен башка районда уку йортын сайласа, Документлар 6 июльдән 5 сентябрьгә кадәр кабул ителә (икенче этап)», - дип искәрттеләр министрлыкта.

Беренче сыйныфка гаризаны шәхсән, почта элемтәсе аша, мәгариф оешмасының электрон почтасына яисә ТР Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы аша бирергә мөмкин. Гариза формасы мәктәп сайтында урнаштырыла.

Баланы мәктәпкә алу гаризалар кабул итү тәмамланганнан соң мәгариф учреждениесе боерыгы белән рәсмиләштерелә. Беренче этапта – 1 июльдән 5 июльгә кадәр, икенче этапта – гариза биргәннән соң биш эш көне дәвамында.

Бала беренче сыйныфка кабул итүдән баш тартсалар, аның ата-анасы бәхәсле мәсьәләләрне хәл итү һәм башка мәктәпләрдә буш урыннар булу турында мәгълүмат алу өчен муниципалитетның Мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итә ала.

Татарстанда 1 апрельдән балаларны беренче сыйныфка кабул итү мәсьәләләре буенча кайнар элемтә эшли башлаячак. Аңа 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр 8 (843) 237-75-05 һәм 8 (843) 237-74-36 (чит ил гражданнары өчен) телефоннары буенча шалтыратырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus