Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рамазан аенда Татарстанда 3113 мохтаҗга ярдәм күрсәтелгән

Татарстан Республикасында ел саен Рамазан аенда үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Мохтаҗларга ярдәм итүгә юнәлдерелгән әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көнендә үк игълан ителгән иде. ТР Диния нәзарәте марафонның нәтиҗәләрен игълан итә.

Быел марафон кысаларында Татарстан Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды җитди диагнозлы 48 авыру балага дәвалану һәм тернәкләнү курслары өчен һәм 55 өлкән кешегә финанс ярдәме күрсәтте. Фонд тарафыннан шулай ук мәчет һәм мәдрәсәләр дә матди ярдәм алды: «Мөхәммәдия» мәдрәсәсенә 1 млн сум күләмендә акча бүлеп бирелде; тагын җиде мәчет һәм мәдрәсәгә 764 мең сум тапшырылды.

Акчалата ярдәм алучыларга барлыгы 9 млн 922 мең сум тапшырылды - алар фитыр һәм фидия сәдакалары хисабыннан һәм адреслы рәвештә җыелган сәдакалардан тупланды. Мөселманнарга уңайлы булсын өчен «Зәкят» хәйрия фонды барлык төр сәдакаларны электрон рәвештә үзәкләштереп җыюны оештырды. Нәтиҗәдә 2 189 221,39 сум күләмендә фитыр сәдакасы һәм 1 252 007,09 сум күләмендә фидия җыелды.

Хәйрия марафонының тагын бер юнәлешен Татарстанның мохтаҗ гаиләләренә азык-төлекләтә ярдәм күрсәтү алып торды. Ай дәвамында «Зәкят» хәйрия фонды 500дән артык аз керемле мохтаҗ гаиләне 5 тонна азык-төлек белән тәэмин итте. Бер җыелманың авырлыгы 10 килограммны тәшкил итте.

Моннан тыш, фонд үз хисабындагы акчаларга һәм иганәчеләр тапшырган хәйрия ярдәмнәренә 50 ифтар оештырды – аларда 2500 ураза тотучы авыз ачты.

Шулай итеп, 2026нчы елда «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны кысаларында «Зәкят» фонды тарафыннан барлыгы 3113 мохтаҗга ярдәм күрсәтелде.

Диния нәзарәте бу акциядә катнашкан барлык битараф булмаган кешеләргә һәм эшлекле партнерларга үзенең ихлас рәхмәтләрен җиткерә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus