Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне мәҗлескә җыйдылар
Ураза бәйрәменең икенче көнендә Түбән Каманың «Җәмигъ» мәчетендә инвалидлар өчен хәйрия чарасы үткәрелде. Әлеге акциягә физик мөмкинлекләре чикле балалар һәм аларның әти-әниләре, өлкән буын вәкилләре, шулай ук инвалидлар җыелды. Барлыгы йөздән артык кеше катнашты. Кунаклар өчен бәйрәм өстәле һәм пылау әзерләнде.
Коръән-хафиз Хәлил хәзрәт Хәйбрахманов Коръән аятьләре укыды. Төбәк казые һәм Түбән Кама районы имам-мөхтәсибе Салих хәзрәт Ибраһимов үтемле вәгазь сөйләде, дип яза ТР Динпия нәзарәте матбугат хезмәте.
«Дети без границ» тәрбиясендә булучылар исеменнән оешманың рәисе Людмила Ибраһимова Инвалид балаларның әти-әниләре ассоциациясе тормышында актив катнашканы өчен Җәмигъ мәчеткә рәхмәт хаты тапшырды.