Атна ахырына Татарстанда +13 градуска кадәр җылыначак
Атна ахырына Татарстан территориясендә температура фонының тагын да күтәрелүе көтелә. Димәк, төнге һәм көндезге температура арасындагы аермалар кими. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге фаразында әйтелә.
Республикада метеошартларны, нигездә, киң антициклон билгели. Төбәктә уртача тәүлеклек температура нормадан дүрт-биш градуска югарырак булган коры һәм җылы һава торышы урнашу шуның йогынтысына бәйле.
Иртәгә, 24 мартта, Татарстанда һава шартлары үзгәрмәячәк. Явым-төшем фаразланмый. Республика буенча төнлә -2...-7 градус (аязганда -10 градуска кадәр) һәм көндез +6...+11 градус җылы булачак. Төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә аерым районнарда томан төшәргә мөмкин.
Чәршәмбе, 25 мартта, күк йөзе болытлырак булачак. Көндез урыны белән төбәкнең көнчыгышында яңгырлар явуы ихтимал. Төнлә -2...-7 градус, көндез +5...+10 градус көтелә.
Пәнҗешәмбе, 26 мартта сизелерлек явым-төшем көтелми. Төнлә һәм иртән температура тискәре булачак – 0...-5 градус, ә көндез һава +5...+10 градуска кадәр җылыначак.
Метеорологларның якынча мәгълүматларына караганда, җомга һәм ял көннәрендә, 27 марттан 29 мартка кадәр, Татарстанда һава торышын элеккечә антициклон билгеләячәк. Явым-төшем ихтималы зур түгел, ә җылыну дәвам итә: көндез термометр баганалары +8...+13 градуска кадәр күтәрелә башлаячак.