Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистайда Гаяз Исхакый иҗатына багышланган «Тормыш – пьеса кебек» театр фестивале була

27–29 мартта Чистай районында «Тормыш – пьеса кебек: Гаяз Исхакый» исемле театр фестивале оештырыла. Чара Татарстанның профессиональ һәм үзешчән театр коллективларын бер мәйданда җыячак. Бу хакта «Татар-информ»га «Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы» ТР Дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе директоры Светлана Скучаева хәбәр итте.

«Гаяз Исхакый исеме дистә еллар дәвамында татар халкының һәм Россиянең күренекле язучылары исемлегендә торса да, аның әсәрләре киң катлам укучылар өчен әле һаман да аз билгеле булып кала. Күпләр аның Татарстанда туганын белсә дә, төгәл туган җирен белмиләр. Язучының кече ватанында булучыларны сирәк очратырга мөмкин», – диде ул.

  • Проектның төп максаты – татар әдәбияты классигының иҗади мирасына игътибарны җәлеп итү, Гаяз Исхакыйны драматург буларак тамашачыга яңадан ачу. Оештыручылар аның бер гасыр элек язылган әсәрләренең бүгенге көндә дә актуаль калуын күрсәтергә ниятли.

Ул фестиваль программасы белән таныштырды. «Фәнни-гамәли укулар 27 мартта язучының туган авылы Яуширмәдә узачак. Монда Гаяз Исхакыйның тарихи-мемориаль һәм этнографик комплексы урнашкан. Фестиваль кунаклары язучының әтисе Гыйләҗетдин мулла йортындагы мохит белән якыннан танышып, мемориаль әйберләрне күрә алачак», – диде Светлана Скучаева.

Театр фестивале программасы:

  • 27 март 11.10 – 12.20 – «Артист» спектакле. Башкара: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры.
  • 17.00 – 18.20 – Шәүкәт Биктемиров исемендәге Казан театр училищесы студентлары чыгышы.
  • Гаяз Исхакый һәм Галиәсгар Камал әсәрләре буенча миниатюралар: «Бүләк өчен» (Галиәсгар Камал); «Алдым-бирдем» (Гаяз Исхакый); «Җәмгыять» (Гаяз Исхакый); «Зөләйха» (Гаяз Исхакый); «Ике гашыйк» (Гаяз Исхакый); «Тукайлы балачак» (театральләштерелгән тамаша).
  • 28 март 12.00 – «Җәяүле Мәхмүт» спектакле (Мостай Кәрим әсәре буенча). Башкара: «Өмет» халык театры.
  • 29 март 14.00 – «Кәҗүл читек» спектакле. Гаяз Исхакыйның шул ук исемле хикәясе буенча. Башкара: Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры. Режиссеры: Ренат Әюпов. Инсценировка авторы: Нәзифә Кәримова.

Масштаблы мәдәни проект Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы тарафыннан «Лукойл», «Ритек», Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Чистай районы администрациясе ярдәме белән тормышка ашырыла.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus