Татарстанда алты сәгать буена пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды
Татарстан территориясендә 2.24 сәгатьтән 7.55 сәгатькә кадәр пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы гамәлдә булды. Бу хакта хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында чыкты.
«Игътибар! Татарстан Республикасы территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы» режимы гамәлдән чыгарыды», - диелә ведомство белдерүендә.
Республика аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм җибәрүгә вакытлыча чикләүләр кертелмәде.