Татарстанда торак төзелеше буенча еллык план 38 процентка үтәлгән
Татарстанда торак төзү буенча еллык программа 38 процентка үтәлгән - төзүчеләр тарафыннан планлаштырылган 3 миллион 175 мең квадрат метрның 1 миллион 194 мең квадрат метрдан артыгы файдалануга тапшырылган. ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин төбәк Хөкүмәте йортында узган традицион киңәшмәдә шул хакта хәбәр итте.
Барлык муниципалитетлар белән видеоконференция элемтәсе режимындагы киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Чарада шулай ук ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Докладчы билгеләп үткәнчә, коммерцияле торак линиясе буенча планлаштырылган 114 йортның 40 проценты сафка бастырылган, аларның гомуми мәйданы 1 миллион 45 мең квадрат метр тәшкил итә. Төзүчеләр гомуми мәйданы 417 мең квадрат метр булган 52 күп фатирлы йортны файдалануга тапшырган.
Социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 150 мең квадрат метр тәшкил иткән 108 йортның тугызы (аларның мәйданы 49 мең квадрат метрдан артып китә) төзелгән. Еллык планның үтәлеше 33 процент тәшкил итә, дип билгеләп үтте министр.
Үз чиратында, шәхси торак төзелеше линиясе буенча планның 37 проценты үтәлгән - 728 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры аерым категория гражданнарны торак белән тәэмин итү буенча дүрт программаның үтәлүе турында сөйләде. Сүз, гадәттәгечә, дүрт категория турында бара.
Агымдагы елда ятим балаларны торак белән тәэмин итү өчен 51 күп фатирлы йортта 641 фатир алу каралган. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләр арасында – 21 фатир. Бүгенге көнгә 18 сертификат рәсмиләштерелгән.
«Яшь гаиләләр» категориясендә 61 кеше исәпләнә, алар буенча ТР Яшьләр эшләре министрлыгы тарафыннан 43 муниципалитет белән «Электрон бюджет» системасында килешү төзелгән. Бүгенге көндә яшь гаиләләргә барлык таныклыклар да тапшырылган, муниципаль берәмлек башкарма комитетларының шәхси счетларына акча күчерү эше алып барыла, диде Айзатуллин.
Дүртенче категориядә (мәҗбүри күченүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм Чернобыль АЭСындагы аварияне бетерүчеләр) өч сертификатның берсе рәсмиләштерелгән.