Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда «Йөрәк командасы» форумында табиблар йөрәк авыруларын дәвалау буенча фикер алыша

Бүген Казанда Б.Рәмиев исемендәге ИТ-паркта «Йөрәк командасы» IV белем бирү форумы ачылды.

Форумга Россиянең йөрәк авыруларын дәвалау буенча махсуслашкан хастаханәләреннән, БДБ илләре клиникаларыннан тәҗрибәле белгечләр – кардиологлар, кардиохирурглар, рентгенэндоваскуляр диагностика табиблары, ультратавыш һәм функциональ диагностика белгечләре, анестезиолог-реаниматологлар, терапевтлар – барлыгы 400 гә якын кеше чакырылган.

Быел форум йөрәктә коронар (ишемия өянәге) авыруга – йөрәк мускулын кан белән тәэмин итә торган артерияләрдә була торган чиргә багышланган. Әлеге патология стенокардия һәм инфарктка китерә ала.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш кардиологы Зөлфия Ким журналистларга йөрәк-кан тамырлары авырулары барлык патологияләр арасында киң таралганын ассызыклап әйтте. «Куркыныч тудырган алшартларны, чирне ачыклау һәм дәвалау өчен яңа алымнар эзләү актуаль булып кала. Гомер озынлыгы арткач, билгеле, пациентлар саны да арта, ләкин шул ук вакытта авыруны башлангыч стадиядә үк ачыклау да яхшыра бара», – диде ул.

Зөлфия Ким йөрәк-кан тамырлары авырулары булган пациентларны дәвалауда төрле белгечлек табиблары бердәм команда булып эшләвенең әһәмиятен әйтте. Фән телендә ул мультидисциплинар караш дип атала. Пациент белән триумвират – кардиолог, кардиохирург, рентгенэндоваскуляр дәвалау алымнарын белгән табиб эшли. Татарстанның барлык алдынгы хастаханәләрендә медицина ярдәме нәкъ менә команда белән бергә кабул иткән карарлар нигезендә күрсәтелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus