Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хафиз Миргалимов: Парламент тарихы һәрвакыт Фәрит Мөхәммәтшин исеме белән бәйле булачак

Татарстан Дәүләт Советы Президиумы әгъзасы, республика парламентында КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов Дәүләт Советы Рәисе вәкаләтләрен туктату турында белдергәннән соң доклад белән чыгыш ясады. Ул билгеләп үткәнчә, бүген тулы бер чорга йомгак ясала.

«Дулкынланам! Бүген без Татарстан парламентаризмы тормышындагы тулы бер чорга йомгак ясыйбыз, ул озак еллар дәвамында алыштыргысыз җитәкче булган Фәрит Мөхәммәтшин исеме белән тыгыз бәйләнгән. Безнең республика, барлык сәяси көчләр өчен сезнең исемегез тотрыклылык, югары сәяси культура һәм мәнфәгатьләр балансын саклый белү синонимына әверелде. Сез Премьер-министр вазифасын башкардыгыз, аннары чирек гасыр дәвамында Дәүләт Советы белән җитәкчелек иттегез. Бу вакыт эчендә икътисади цикллар, партия конфигурацияләре, федераль законнар үзгәрде, әмма Фәрит Хәйрулла улының Татарстан Республикасы һәм аның халкы алдындагы бурычына җаваплы мөнәсәбәте генә үзгәрешсез калды», – дип искәртте ул.

Миргалимов билгеләп үткәнчә, Мөхәммәтшин парламентта һәрвакыт диалог оештыра алды. «Сәяси көрәшнең иң кызыклы чорларында, биредә, бу изге залда, фикер алышу һәрвакыт тыныч тонда барды. Һәм бу - сезнең шәхси казанышыгыз», - дигән ышаныч белдерде КПРФ фракциясе башлыгы.

Аның сүзләренчә, Мөхәммәтшин Татарстан сәясәтендә озын юл узды. «Сез совет чорының комсомол, партия хезмәткәреннән бүгенге Россиянең иң абруйлы төбәк спикерларыннан берсенә кадәр озын юл уздыгыз. Тормышыгызда совет чоры идарә мәктәбе, гади кеше хезмәтенә хөрмәт белән бәйле этаплар булуы безгщ аеруча мөһим. Нәкъ менә шушы нигез сезгә күчеш чорындагы барлык сынауларны үтәргә ярдәм итте», - дип басым ясады депутат.

Хафиз Миргалимов Фәрит Мөхәммәтшинга сәламәтлек һәм озын гомер теләде. «Сезнең федераль структуралардагы абруегыз, тәҗрибәгез һәм элемтәләрегез киләчәктә дә Татарстан мәнфәгатьләренә хезмәт итәчәк дип өметләнәбез. КПРФ партиясе исеменнән сезгә сәламәтлек, озак елларга сузылган актив эшчәнлек, яңа бурычлар билгеләү өчен көч һәм энергия телим. Сәясәт җилләре кайсы яктан гына исмәсен, Татарстан парламенты тарихы һәрвакыт сезнең исем белән бәйле», - диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus