Дәүләт Думасы бала туганда бирелә торган пособие күләмен арттырырга тәкъдим итте
«Гадел Россия» партиясе лидеры, Дума фракциясе башлыгы Сергей Миронов бала туганда бер тапкыр бирелә торган федераль пособиене 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итте.
«Балалы гражданнарга дәүләт пособиеләре турында»гы законга төзәтмәләр сишәмбе көнне Дәүләт Думасына карауга кертеләчәк. Бу хакта РИА Новости яза.
«Әлеге Федераль закон проекты белән бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләмен 50 000 сумга кадәр арттыру тәкъдим ителә», - дип хәбәр ителә проектка аңлатма язуында.
«Бала тугач, ата-аналарның чыгымнары масштабын аңларга кирәк. Шунда ук коляска, карават, кием-салым, памперслар, автокресло һәм башка бик күп нәрсәләр сатып алырга кирәк. Исемлек зур, күп гаиләләрдә моңа акча юк, һәм шуңа күрә «Гадел Россия» бала туганда пособиене 50 мең сумга кадәр арттырырга тәкъдим итә», - дип йомгаклады Миронов.