Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан авылларында яшәүчеләр өй интернетына тоташтырган өчен тавыш бирә ала

РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы тавыш бирү нәтиҗәләре буенча өй интернеты беренче чиратта барлыкка киләчәк авыллар исемлеген билгеләячәк. Аерым йортлар өчен инфраструктура төзелешенә акчалар универсаль хезмәт күрсәтү резервыннан бүлеп биреләчәк, дип хәбәр итә ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте.

Универсаль хезмәт күрсәтү резервы - федераль бюджетта Россия элемтә операторлары кеременең бер өлешен күчерү хисабына формалаша торган фонд ул. Бүген резерв акчалары база станцияләре, торак пунктларга кадәр җепселле-оптик элемтә линияләре төзү һәм башка максатларга юнәлдерелә.

Сораштыруда федераль проектлар кысаларында дәүләт тарафыннан элемтә инфраструктурасы булдырылган, халкы 100дән 1000гә кадәр тәшкил иткән авыллар катнаша ала. Мәсәлән, мәктәпләр, хастаханәләр интернетка тоташтырылган яки мобиль элемтә база станцияләре төзелгән торак пунктлар.

Сораштыруны 2026 елның 30 мартына кадәр түбәндәге ике сылтаманың берсе буенча узарга мөмкин:

. https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/583426/

. https://pos.gosuslugi.ru/lkp/polls/568138/

Тавыш бирүдә катнашу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша авторизация узарга кирәк. Кулланучы яшәгән төбәген һәм үз йортының төгәл адресын күрсәтергә тиеш. Сораштыру аноним, аның нәтиҗәләре статистика рәвешендә аерым кешегә беркетелмәгән формада тәкъдим ителәчәк.

Катнашучылар йортны интернетка тоташтыру өчен бер тапкыр бирелә торган теркәлгән түләү кертергә кирәклеген исәпкә алырга тиеш. Шуннан соң интернет өчен ай саен түләргә кирәк булачак.

Программа «Мәгълүматлар икътисады һәм дәүләтнең цифрлы трансформациясе» илкүләм проектына ярдәм йөзеннән гамәлгә ашырыла. 2021 елдан башлап тавыш бирү нәтиҗәләре буенча 6 700дән артык торак пункт мобиль интернетка тоташтырылган. 2026 елның 25 декабренә кадәр тагын 100 торак пункт киң полосалы интернет белән тәэмин ителәчәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus