Алсу Нәбиеваның әнисе ифтар үткәргән: Барысы да аның ярдәмчел, олы җанлы булуын әйтә
Хезмәт ветераны, Мөхлисә Бубый исемендәге медаль иясе Һаҗәр Нурлыхак кызы Бәширова ел саен туган көнендә ифтар уздыра. Быел да ул туганнарын бер мәйданга җыеп, берлектә авыз ачтырган. Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин Коръән сүрәләрен яңгыраткан, вәгазьләр сөйләгән. Бу хакта «Татар-информ»га Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флюра Абдуллина хәбәр итте.
«Һаҗәр Нурлыхак кызына хаҗ сәфәрендә дә булырга насыйп әйләгән. Тәүфыйклы балалар тәрбияләгән бөек ана. Кызы - Россия кооперация университеты ректоры, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте рәисе Алсу Нәбиева күңел түрләреннән чыккан рәхмәт сүзләрен җиткерде. Улы Азат, килене Лия, оныклары да рәхмәт сүзләрен әйтте. Сеңелләре, энеләре, кода-кодагыйлары, туганнары, сыйныфташлары барысы да ярдәмчел, олы җанлы булуын искәртте. Истәлекләр дә яңартылды», – диде Флюра Абдуллина.
Якташлары – Татарстанның халык артистлары Әсхәт Хисмәт, Фәнис Кәлимуллин, Резидә Төхфәтуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринас Шиһапов, Татарстанның атказанган артисты, баянчы Булат Хисмәтов, дуслары - Татарстанның атказанган артисты Гөлдания Хәйруллина, җырчы Раил Гыйззәтуллин халкыбыз әсәрләрен башкарган. Мәҗлесне Айваз Садыйров алып барган.