Татар теле укытучысы Ризәлә Гыйләҗева: Балаларны укытканда ихласлык кирәк
Сәләт «Алмагач» мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, «Татар теле – халкым теле» Бөтенроссия иҗади конкурсы һәм семинары җиңүчесе Ризәлә Гыйләҗева фикеренчә, балаларны татар теленә җәлеп итү, кызыксынуларын арттыруда ихласлык кирәк. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында ул шундый фикерен белдерде.
«Балалар белән эшләүдә иң нәтиҗәле ысул – ихласлык», – диде Ризәлә. Әгәр укытучы күңел биреп эшли икән, укучы аны тоя, дигән фикердә ул. «Ихласлык, ярату һәм визуаль метериаллар кирәк. Бүген татар телендә заманча проектлар күп. «Әминә», «Бәби сүз», «Татармультфильм» платформасы… – әлеге чыганаклар тулыландыра. Балалар дәртле уенлы, җырлы-биюле дәресләрне бик ярата», – диде Ризәлә Гыйләҗева.
Ул хәзерге заман укытучылары яңа дөнья белән бергә атларга тиешлеген әйтте. «Заманча мөмкинлекләрне киң куллануыбыз сорала, ләкин заманча технологияләрне файдаланганда да мәдәни кодны үзәккә алырга һәм дәресләребездә ачарга тиешбез дип уйлыйм», – ди ул.