Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Диннең матурлыгын күрсәтергә телибез: Казанда балалар өчен хәйрия ифтары узды

15 мартта Казанның «Эмиз» банкетлар залында Рамазан ае уңаеннан балалар өчен хәйрия ифтары оештырылды. Әлеге чарада 130дан артык кеше, шул исәптән 93 бала һәм аларның әниләре катнашты.

Чараны эшмәкәр хатын-кызлар – Земфира Вәлиева, Зилә Латыйпова һәм Гөлнара Ситдыйкова Республика балалар клиник хастаханәсе белән берлектә оештырды. Ифтарга чакырылган кунаклар арасында социаль якланмаган, мохтаҗ, 7-8 бала тәрбияләүче күп балалы гаиләләр, шулай ук балалар йортыннан бала алган аналар бар иде.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Оештыручыларның берсе Зилә Латыйпова билгеләп үткәнчә, бу чара инде дүртенче ел рәттән үткәрелә һәм елдан-ел аның колачы киңәя бара.

«Дүрт ел элек без ифтарны 70 бала һәм 30 әни өчен башлаган идек. Быел исә аны зур форматта оештырдык. Без балалар өчен чын бәйрәм, могҗиза тудырырга, аларга ислам диненең матурлыгын күрсәтергә телибез. Бу чараны динебезгә карата кызыксыну уяту һәм үзләре өчен мондый бәйрәм оештыра алмаган гаиләләргә шатлык өләшү өчен эшлибез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Балалар өчен бай һәм эчтәлекле программа әзерләнгән иде. Кичә бертуган Ибраһим һәм Гайшә Фәйзуллиннарның нәшидләр башкаруы белән башланып китте. Балалар һәм өлкәннәр өчен Казан ислам университеты укытучысы Миләүшә Зарипова Рамазан ае һәм ислам нигезләре турында вәгазь сөйләде. Программада Коръән хафиз чыгышы, төрле викториналар, уеннар һәм бүләкләр уйнату да каралган иде.

Иганәчеләр әзерләгән күчтәнәчләр балаларга гына түгел, мәдрәсәләрдә сабыйларга дин сабаклары укытучы остазларга да тапшырылды. Соңыннан балалар әниләре белән бергәләп авыз ачты һәм күмәкләп намаз укыды.

Фото: © «Татар-информ», Камилә Билалова

Эшмәкәр Земфира Вәлиева чараны оештыруда ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде.

«Киләсе елда тагын да күбрәк кеше һәм иганәчеләр кушылыр, без тагын да күбрәк баланы чакыра алырбыз дип өметләнәбез. Безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтлебез, чөнки без өчәү генә түгел. Ярдәм булмаса, мондый зур чараны үткәрә алмас идек», – диде ул.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus