Түбән Кама балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрбиләр өчен прәннекләр әзерләгән
Түбән Каманың 27нче балалар бакчасында «Солдат өчен прәннек» акциясе узды, аның кысаларында тәрбияләнүчеләр ата-аналар һәм педагоглар белән бергә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрбиләр өчен прәннекләр ясадылар һәм бизәделәр.
Һәрбер прәннек уникаль иде: балалар тәм-томнарга рәсемнәр ясадылар, солдатларга үз гаиләләренең җылысын һәм кайгыртуын тапшырдылар.
«Мин солдатка җылырак булсын өчен кояш ясадым», — диде Радмир Мөлеков.
Прәннекләрне ата-аналар да, балалар бакчасы хезмәткәрләре дә үз кухняларында әзерләгәннәр.
Учреждение мөдире Елена Митрофанова билгеләп үткәнчә, акция коллективны, ата-аналарны һәм тәрбияләнүчеләрне берләштергән, ә иҗат процессында катнашу балаларга моториканы, сәнгати зәвыкны һәм фантазияне үстерергә ярдәм итә.
«200 гә якын прәннек җыелды инде. Аларның һәрберсе кулдан эшләнгән һәм бөтенләй уникаль», - дип ассызыклады ул.