Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россиялеләрне «ялгыш» акча күчерүгә бәйле мошенниклык очраклары ешаю турында кисәттеләр

Россиядә, янәсе, корбанның картасына ялгыш акча күчерү белән бәйле мошенниклык очраклары ешайган. Бу хакта ТАСС агентлыгы Федерация Советы каршындагы цифрлы икътисадны үстерү Советы рәисе урынбасары, сенатор Артем Шейкинга сылтама белән хәбәр итә.

«Башта счетка акча килә, аннары акчаны җибәрүче, алучы белән элемтәгә кереп, аны кире кайтаруны сорый, ләкин башка картага. Янәсе, санны дөрес язмаганмын, ашыгыч рәвештә кире кайтарырга кирәк, бу соңгы акчам иде дип аңлата. Беренче карашка, сүз гап-гади үтенеч турында бара. Әмма еш кына мондый акчалар өченче затлардан урланган булып чыга», - дип сөйләде Шейкин.

Парламентарий аңлатканча, мондый очракта банкка мөрәҗәгать итәргә кирәк, аның хезмәткәрләре тикшерү уздырачак. Моннан тыш, хокук саклау органнарына гариза язарга мөмкин. Бу сезнең акчага катнашыгыз булмавын һәм аны хуҗасына законлы тәртиптә кайтарырга әзер булуыгызны теркәячәк.

«Акча җибәргән билгесез кеше белән мәсьәләне мөстәкыйль рәвештә хәл итәргә ярамый. Акчаны кире кайтару банк аша һәм рәсми процедура кысаларында гына башкарылырга тиеш. Хәлне ачыклаганчы әлеге акчадан файдаланырга ярамый, чөнки бу законсыз рәвештә баю буларак квалификацияләнергә мөмкин», - дип нәтиҗә ясады Шейкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus