14 мартта төнлә һәм көндез томан көтелә
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында Татарстан халкын 14 мартта төнлә һәм иртән көтелә торган томан вакытында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр.
Ведомствода машина йөртүчеләргә ерак сәфәрләрдән баш тартырга киңәш итәләр. Әгәр бу мөмкин булмаса, дистанцияне арттырырга һәм тизлекне киметергә, кискен маневрлар ясамаска кирәк.
Җәяүлеләргә юллар аша чыкканда һәм юл янында булганда аеруча сак булырга киңәш ителә.