Геннадий Макаров: «Кәләй» ансамбле – күп кенә музыкаль коллективларга үрнәк
Казанда Җырчы Җәкәү йорты дип йөртелүче Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Әлмәт керәшеннәренең «Кәләем» ансамбле «Кәләй керәшеннәрен лә килә күрәселәрем» дип аталган концерты булды. Программа иҗат коллективының 50 еллык юбилеена багышланды һәм анда ансамбльның иҗатташ дуслары да катнашты. Һәвәскәр артистларны фольклорчы-галим, этномузыка белгече, Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе доценты Геннадий Макаров та котлады һәм фикерләрен әйтте.
«Хөрмәтле карендәшләр, дуслар һәм туганнар! Чыннан да «Кәләй» ансамбле – күп кенә музыкаль коллективларга үрнәк! Ул безнең горурлыгыбыз. Мин әле тыңлап утырам, соклану хисләрем артканнан-арта гына бара. Җырларны башкару сыйфатлары – искиткеч. Ә Кәләй авылына килгәндә, ул бик алдынгы авыл. Анда менә дигән спорт комплексы, урта һәм сәнгать мәктәбе бар. Алдагы көннәрдә исә ансамбльгә яшь буын да килеп кушылсын иде. Аның киләчәге өметле һәм матур булырга тиеш. Әгәр дә җырга әвәс, тел белгән яшьләрегез бар икән, шунда ук сәнгать институтына, консерваториягә алабыз», – дип билгеләп үтте ансамбльне беренче көннәреннән белгән шәхес.
Шулай «Кәләем»леләрне якташлары, танылган шагыйрә һәм җырлар авторы Зинаида Захарова тәбрикләде һәм истәлекләре белән уртаклашты.
«Кәләем» ансамбленең бөтен кичәләрен, түгәрәк даталарын һәрвакыт зурлап бәйрәм итеп барабыз. «Кәләем»леләр шулай ук Әлмәтнең данлыклы Рафаэль Төхвәтуллин премиясе лауреатлары. Аннары әйтеп китәсем килә, 1991нче елдан алар «халык ансамбле» титулына лаек була. Аңа чишмә башында, коллектив нигез салуда бик көчле математик, укытучы Илья Федорович Брагин һәм авыл Советы рәисе Александра Казаковалар тора. «Кәләем» – бүгенгесе көндә дә авылының йөзек-кашы», – диде язучы.
- «Кәләем» ансамбле – милли гореф-гадәтләрне, үтәннәрдәге традицияләрне пропагандалаган коллектив. Алар керәшен халык җырларын һәм якташлары булган композитор һәм шагыйрьләр иҗат иткән җырларны башкара, төрле фестивальләрдә һәм конкурсларда чыгыш ясыйлар.