Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Рөстәм Миңнеханов ислам дөньясының Россия белән бергә калуы турында белдерде

Махсус хәрби операция башланганнан соң катлаулы вазгыять урнашкач, ислам дөньясы Россия белән бергә калды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Рамазан чатыры»нда Татарстан кичәсендә ясаган чыгышында шулай дип белдерде.

«Безнең монда очрашу өчен бик яхшы мөмкинлегебез бар. Бүгенге мәҗлестәге барлык кунакларыбызга рәхмәт әйтәсем килә. Мин биредә Чечнядан, башка төбәкләрдән килгән кешеләрне күрәм. Чит ил кунакларына, илчелек вәкилләренә, һәм мәскәүлеләргә – Татарстанның дусларына рәхмәт белдерәм», – дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

ТР Рәисе «Рамазан чатыры»нда Татарстан кичәсенә килгән махсус хәрби операциядә катнашучыларга аерым рәхмәт белдерде. «Бүген бөтен ил, бер йодрык булып, неонацизм белән көрәшә. Һәм, әлбәттә, безнең геройларның үрнәге бик тә мөһим», - дигән ышаныч белдерде ул.

Миңнеханов РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти шәех Равил Гайнетдинне аерым телгә алды. «Республикабызны күрсәтергә мөмкинлек биргәнегез өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Мәскәү - безнең башкалабыз, һәм без монда рәхәтләнеп киләбез», - диде ул.

«Гомумән алганда, авыр вакытта без бердәмлекне, Россия эчендәге бердәмлекне, дөнья белән бердәмлекне күрсәтергә тиеш. Мондый катлаулы вазгыятьтә кемнәр Россия белән бергә калды? Ислам дөньясы. Бу бик тә мөһим. Биредә ислам илләреннән килгән вәкилләр бар, без бик күп чаралар үткәрәбез. Аларга зур рәхмәт», - диде Татарстан Рәисе.

«Һәм барысына да тынычлык телисем килә. Россиянең җиңүенә өметләнәм һәм илебездән читтә дә тынычлык урнашыр дип ышанам. Барыгызга да сәламәтлек һәм уңышлар телим. Бик зур рәхмәт», - дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов, шуннан соң дәүләт бүләкләре тапшырды.

Ел саен үткәрелә торган «Рамадан чатыры» мәдәни-хәйрия проектын РФ мөселманнары Диния нәзарәте һәм башкала Хөкүмәте ярдәмендә Мәскәү мөселманнары Диния нәзарәте оештыра. Әлеге инициативаның алыштыргысыз җитәкчесе -РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү мөфтие Илдар хәзрәт Әләүтдинов. 21нче «Рамадан чатыры» 19 мартка кадәр эшләячәк, ул 21-22 мартка билгеләнгән«Ураза бәйрәме» традицион шәһәр фестивале белән тәмамланачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus