Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республикакүләм ифтар оештыручылар эчке тәртип кагыйдәләренә игътибар юнәлтергә чакыра

2026 елның 13 мартында «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында Рамазан аенда Татарстанда көтеп алынган вакыйгаларның берсе – 14нче Республикакүләм ифтар узачак.

Әлеге чара Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте, «Ак Барс Арена» стадионы дирекциясе, «Туган авылым» милли-туристлык комплексы һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге тарафыннан оештырыла. Республикакүләм ифтарга билетлар – бушлай, бары басма рәвештә генә. Аларны мәчетләрдән һәм мөхтәсибәтләрдән, шулай ук Нәзарәттән килеп алырга мөмкин. Ифтар программасы көндезге сәгать өчтә (15.00) башланачак.

Оештыручылар ифтарда катнашу өчен түбәндәге кагыйдәләргә игътибар итүне һәм тәртипләрне аңлап кабул итүне сорый:

- ифтарга бары тик билетлар белән генә кереп булачак, шул исәптән, 6 яшьтән зуррак балалар да;

- «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәге бинасына сәг. 17.30га кадәр генә кереп булачак. Бу вакыттан соң чара уза торган урынга керү юлы ябыла;

- билетларны ифтарга шиксез бару шарты белән генә алырга, ә бара алмаган очракта, аларны кире тапшырырга яки башка дин кардәшләргә бирергә кирәк. Бу әзерләнгән ризык (порцияләр) ураза тотучы барлык кунакларга да җитсен һәм, буш урыннар калган очракта, дини мәҗлес исрафка сәбәп булмасын өчен мөһим;

- бер билетлы кешегә бер генә өлеш ризык һәм бер шешә су каралган, 6 яше тулмаган балалар бары тик әти-әниләре белән генә авыз ача ала;

- чарада дресс-код гамәлдә булачак: ифтарга килгән хатын-кызларның һәм ир-атларның киемнәре ислам кануннарына туры килергә тиеш.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus