Түбәтәй һәм шагыйрь
Түбәтәй һәм шагыйрь
Кайсы китабын ачсам да
Тукай елмаеп тора.
Кара бәрхет түбәтәе
Гүя, әңгәмә кора:
«Эхем-эхем... Шагыйрь егет!
Буең түгел бик озын.
Шулай да бик югарыда,
Биектә шагыйрь сүзең».
Елмайды Тукай ишетеп:
«Их, түбәтәй, түбәтәй...
Озын буй нигә кирәк соң,
Булса уең бәләкәй?»
Шушы елмаю мәңгегә
Калды сурәткә төшеп.
Түбәтәйле Тукай булып,
Китаптан җанга күчеп.
Әтнә районы, Күәм авылыннан Батталов Айрат Алмаз улы, 2025 ел.
Җитәкчесе – Гатауллина Гөлназ Рәхиман кызы.