Добавить новость
World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда MAX мессенджерында табиб белән видеоочрашулар аша 590 «больничный» ябылган

Татарстанда MAX мессенджерында, телемедицина консультацияләре ярдәмендә, авыру сәбәпле эшли алмау турында «больничный» кәгазьләрен читтән торып та яптырып була. Ел башыннан алып 590 «больничный» ябылган. Бу хакта республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Андрей Ефремов сөйләде.

Аның сүзләренчә, хәзер дәваланып тернәкләнгәч, табибка кабаттан бару кирәкми. Телемедицина консультацияләре өчен чат-бот кертелгән. Андрей Ефремов шулай ук MAX аша табибка язылып булуын да әйтте.

«Элек авыргач, өйдә дәваланып сихәтләнгәннән соң эшкә яраксызлык турындагы кәгазьгә кул куяр өчен медицина оешмасына килергә кирәк иде. Декабрьдә без 7нче шәһәр хастаханәсе базасында эксперимент уздырдык. Табиб дистанцион рәвештә консультация үткәреп, «больничный» кәгазен язып бирә, һәм ул пациентның эш урынына китә. Хәзер мондый мөмкинлек барлык өлкәннәр поликлиникаларында да гамәлгә ашырыла», – диде Андрей Ефремов.

Әгәр табиб пациентның кабаттан медицина оешмасына килүен кирәк дип саный икән, ул аны табибка яздыра.

«Сез башта авыргач, табибка киләсез, аннары дәвалаучы табиб артык өзлегүләр куркынычы янамаганына инангач, сезгә уңайлы вакытта телемедицина консультациясенә яздыра. MAX мессенджерында шалтыратышып сөйләшү өчен табиб һәм пациенттан торган төркем булдырыла. 24 сәгать 15 минут алдан пациентка телемедицина консультациясе турында исенә төшереп хәбәр килә. Шулай ук видеоочрашуга керү өчен сылтама җибәрелә. Пациент, билгеләнгән вакытта сылтама буенча кереп, видеокамера һәм микрофонын кушып, табиб белән сөйләшә», – диде министр урынбасары.

Ул шулай ук һәркемгә үзләренең дәвалаучы табибларыннан телемедицина консультациясе алу мөмкинлеге турында сорашырга киңәш итте.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus