Добавить новость


World News in Tatar


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Арчада яшәүче гаилә – «Безнең Андерсон» Халыкара бәйгесе финалында

Арчада яшәүче Лесенколар гаиләсе иҗат иткән заманча «Шүрәле» әкияте халыкара бәйгенең финалына чыкты. Финалистларны бүләкләү тантанасы 21-25 майда Даниядә узачак, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

Әлеге бәйгене Халыкара язучылар гильдиясе оештыра. Быел анда Чили, Канада, Нидерланд, Германия, Латвия һәм башка илләрдән барлыгы 388 эш кабул ителгән. Лесенко гаиләсе катнашкан балалар номинациясендә финалга нибары сигез автор чыккан.

Гаилә башлыгы - Артем Лесенко сүзләренчә, нәтиҗәләр 1 мартта билгеле булган. «Бу кадәр югары бәя алырбыз дип уйламадык та. 1 мартта сайтка кереп карадык һәм исемлектә үзебезне күрдек», – дип уртаклаша ул.

Лесенколар гаиләсе иҗат иткән әкияттә Шүрәле образы табигатьне сакларга өндәүче игелекле герой итеп сурәтләнә. Әсәр балаларны әйләнә-тирә мохиткә сак караш тәрбияләүгә юнәлдерелгән. Китап рус һәм татар телләрендә нәшер ителеп, үз укучысын табарга өлгергән инде.

Конкурсның финалы һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 21-25 майда Даниядә узачак. Шунда ук җиңүчеләр дә билгеле булачак. Чаралар бөек әкиятче Ханс Кристиан Андерсен туган илдә – Оденсе һәм Копенгаген шәһәрләрендә үткәреләчәк. Финалистлар өчен бу иҗади ярыш кына түгел, ә Андерсен тормышы белән бәйле тарихи урыннарны күрү, төрле илләрдән килгән каләмдәшләр белән аралашу мөмкинлеге дә.

Финалга чыккан барлык әсәрләр Европа җыентыгында басылып чыгачак. Әлеге китап рус һәм немец телләрендә нәшер ителәчәк. «Безнең өчен иң мөһиме – әсәрнең Европа укучысына барып ирешүе», – ди Артем Лесенко.

Моннан тыш, әлеге әкият Санкт-Петербургта үткәрелә торган мәдәни бәйгегә дә тәкъдим ителгән. Аның нәтиҗәләре 8 марттан соң билгеле булачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus