Путин: Россия нефть һәм газны ышанычлы партнерларга гына сатачак
Россия Президенты Владимир Путин белдергәнчә, ил нефть һәм газны үзләре ышанычлы контрагентлар булган дәүләтләргә генә экспортлауны дәвам итәчәк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
Ул энергия чыганаклары базарындагы вазгыятькә багышланган киңәшмәдә шундый белдерү ясады.